12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ ял паркы \ Ђдђби салонга кунакка быелгы Г.Тукай исемендђге дђњлђт бњлђге иясе, шагыйрь Харрас Ђюп чакырылган

19.04.05

Ђдђби салонга кунакка быелгы Г.Тукай исемендђге дђњлђт бњлђге иясе, шагыйрь Харрас Ђюп чакырылган

Бњген Татарстан Республикасы  Милли музеенда чираттагы ђдђби салон утырышы њткђрелђ. Бу юлы ђдђби салонныћ кунагы - Татарстан Язучылар берлеге ђгъзасы, ТРныћ Г.Тукай исемендђге Дђњлђт премиясе  лауреаты шагыйрь Харрас Ђюп.

Харрас Ђюп (Ђюпов Харрас Гильмегали улы) 1946 елныћ 21 августында Татарстанныћ Мљслим районы Тюрюшево авылында туган. Њзенећ хезмђт юлын ул 1969 елда Мљслим районы газетасы хезмђткђре булып башлый џђм соћга таба авыл хуќалыгы редакциясе мљдире булып ќитлегђ. 1972 елда Казанга књчеп килгђч, “Татарстан яшьлђре” газетасында, аннары 1983 елдан башлап Татарстан китап нђшриятында ђдђбият-сђнгать редакциясе мљхђррире булып эшли. Ђ 1994 елдан бњгенге кљнгђ кадђр нђшриятныћ баш мљхђррире вазифасын башкара.

Х.Ђюпнећ беренче шигырьлђре мђктђп елларында ук район газетасында басыла башлый. Студент елларында ул иќат эшенђ ныклап тотына џђм яшь шагыйрьнећ шигырьлђре республика матбугатында да еш кына урын ала. Шул елларда ђдђби берлђшмђ эшендђ актив катнаша, књренекле язучылар џђм шагыйрьлђр белђн очраша. Иќат ќимешлђре республика газета-журналларында, “Идел” яшьлђр альманахында актив рђвештђ басылып килђ џђм књмђк ќыентыкларга да кертелђ.

Шагыйрьнећ “Ышаныч” исемле беренче китабы 1980 елда дљнья књрђ. Аннары “Кояшлы яћгыр”, “Каен балкышы”, “Таћ суы”, “Тљнге кояшлар”, “Сабыр савытлары”,” Ќђяњле буран” џђм “Кљй эзлђњ” шикелле китаплары бер-бер артлы дљньяга чыга башлый џђм авторга шагыйрь буларак кић танылу китерђ.

Ђдђби иќат љлкђсендђге ућышлары љчен Х.Ђюп 1994 елда “Татарстан Республикасыныћ атказанган сђнгать эшлеклесе” дигђн мактаулы исемгђ ия була. Ђ быел Г.Тукайныћ туган кљнендђ, шагыйрьнећ иќат љлкђсендђге зур казанышларын исђпкђ алып, “Кљй эзлђњ” (2001) џђм “Ут аркылы сикерњ” ќыентыклары љчен аћа республиканыћ Г.Тукай исемендђге Дђњлђт премиясе тапшырылачак.

Њз халкыныћ рухи тормышын џђм ђдђби сњзнећ кадерен белгђн Х.Ђюпнећ бњген укучыларына ђйтер сњзе књп.

Ђдђби салон утырышында Язучылар берлеге рђисе урынбасары Г.Гыйльманов, Казан консерваториясе профессоры М.Ђхмђтов џђм артист Н.Ђюпов катнашачак.

 


моннан тыш укыгыз
  • Ырымбурлылар Муса Җәлилне искә алалар
  • Минтимер Шђймиев: “2006 ел Тукай елы булырга тиеш”
  • Татар КВНы уеннарын башлый
  • Казан курчак театры љчен бина 2006 елда тљзелђ башлый
  • Смоленскида “Борынгы џђм мђћге яшь Казан” дип аталган ђдђби-музыкаль кичђ њтте


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов