12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ шигърияттђ \ Зөлфәт. "Иске Казан карлыгачы"

Зөлфәт. "Иске Казан карлыгачы"

Археолог Равил Фәхретдиновка

I.
Күктә

Иске Казан...
Күктә - дельтоплан.
Тракторлар кырган  курганнарны.
Тау астында киләчәккә бара
Казансунын таллы бормалары...

...Өскә чөйде мине капрон канат!
Очам тирән тарих өстеннән мин -
Яшьлеген мин тоям газиз Җирнең,
Тоям киләчәкнең искергәнен.

Очам карлыгачтай офык кыеп,
Кереп чумам таңгы болытларга.
Борынгы тын дулкыннарын кага
Казан суы без яшәгән ярга.

Һәр карашын - дастан, Изге Казан!
Тарихи бу туфрак - мең талантлы.
Очам күктә! - варисың мин синең,
Карлыгачың мин - капрон канатлы.

Катлам-катлам заманнардан саркып,
Күтәрелә астан тирән азан.
...Аста - тарих, өстә - дельтоплан -
Капрон карлыгачың, Иске Казан...

Өстә - дельтоплан, аста - тарих:
Ат сыртында - борынгы бер угълан
Оча гына! - тирәннәргә үтеп
Чагыламы әллә дельтоплан?

Киресенчә, бәлки? Бүгенгенең
Горур очкан ялтыр капрон кошы
Ерак чорның җилләрендә җилгән
Җайдакныңмы әллә чагылышы?

Шуны ачыклыймы археолог?
...Археолог, җиргә ник иелден?
Көрәк йөзе - тарих катламында,
Сабы - кулларында бүгенгенең...


моннан тыш укыгыз
  • Г.Тукай. ...Ђйтђ иртђнге намазга бик матур, моћлы азан...
  • Резеда Вђлиева. "Казаным минем, Казаным..."
  • Гамил Афзал. "Ватаным Татарстан"
  • Илдус Гыйлђќев. "Исђнме, Казан!"
  • Ђмир Мђхмњдов. "Алтын Казаным минем"


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов