| Роберт Миңнуллин. "Көз. Казансу. Моңсу..." | Пляж калган салкынаеп, Шыксызланып, серәеп.
 Табигать калган сагаеп,
 Агачлар - сирәгәеп...
 Узып бара кара бер эт - Көзге эт тә өшәнгән.
 Сары комга сары яфрак
 Тушәк булып түшәлгән.
 Ямансулык - күңелемдә, Моңсулык - көз илендә.
 Шәп-шәрә агачлар гына
 Басып калган биредә...
 Казансуга карый ал ар, Тик күрмиләр үзләрен.
 Казансу көзге иде лә,
 Аеруча көзләрен...
 Үзләрен күрмәс шул алар - Казансудан качкан су,
 Язын гына тулышкан су,
 Кайчан гына ташкан су...
 |