12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ шђџђр сулышы \ Казанның меңьеллыгын Татарстанның бердәнбер спутник телеканалы белән каршылагыз!

22.08.05

Казанның меңьеллыгын Татарстанның бердәнбер спутник телеканалы белән каршылагыз!

30 нчы август – бәйрәм иртәсе "Яңа Гасыр" каналында иртәнге сәгать җидедә "Хәерле иртә, Татарстан!" тапшыруы белән башланып китәчәк. Тапшыруның алып баручылар – Илдар Кыямов һәм Ләйсән Бәдретдинова тамашачыларга күтәренке кәеф һәм бай эчтәлекле мәгълүмат җиткерергә вәгъдә итә. Төгәлрәк әйткәндә, тамашачылар моннан мең ел элек барлыкка килгән Казан тарихы белән таныша, сөекле башкала турында иң матур җырлар, шигырьләр ишетә алачак.

Казанның мактаулы кешеләре – җырчы Азат Аббасов; рәссам - Харис Якупов; һәрвакыт ятим балаларга ярдәм итүче - Әсхәт Галимҗанов; тарихчы, галим - Миркасыйм Госманов һәм башкалар  белән "Хәерле иртә, Татарстан!" тапшыруы корреспонденты Гөлнур Фатыйхова таныштырыр. Шулай ук туры эфирда меңьеллык алдыннан игълан ителгән "Казанны беләсезме?" акциясенә нәтиҗә ясалыр. Ә инде Казан символының барлыкка килү тарихын һәм аның ничек ясалуын белергә теләүчеләр өчен Айдар Шәймәрданов сюжеты кызыклы булыр.

Ярты сәгатьлек беренче татар блогыннан соң телеэкраннарга рус телендәге "Доброе утро, Татарстан!" алып баручылары чыгачак. Ә төгәл сәгать сигездә янә татар блогы тәкъдим иткән материаллар белән танышырга мөмкин. "Хәерле иртә, Татарстан!" тапшыруының "Меңъяшәр Казан" сәхифәсен алып баручы Фәридә Төхвәтуллина тамашачыларны бүгенге Казан буйлап сәяхәткә алып чыгар һәм әлеге блокта эшләүче корреспондентлар башкаланың иң зур төзелеше – метро, аның беренче пассажирлары белән таныштырыр. Ә инде Казан һәм авыл кешеләренең бәйрәмгә ничек әзерләнүен белергә теләүчеләр Гөлнур Фатыйхованың махсус материалын карый алачак. Моннан тыш тамашачылар чәк-чәк пешерү серләренә төшенер. 1000 тонналы чәк-чәк пешерүче ханым турында Ләйсән Сираҗиева сөйләр дип көтелә.

9.00-9.30 сәгатьләрдә Казанны нәниләр күзлегеннән күрергә Эльнар Яркәев ярдәм итәр. Шулай ук дөньяның төрле төбәкләреннән җыелган милләттәшләребез белән дә телеэкраннар аша очрашу оештырылачак.

17 сәгать 30 минутта "Хәерле иртә, Татарстан!" тапшыруының танылган алып баручылары Илдар Кыямов һәм Миләүшә Сибгатуллина тамашачыларны янә телеэкраннар каршында көтеп кала. Әлеге кичке чыгарылышта бәйрәм чараларын чагылдырган репортажлар күрсәтеләчәк. Шулай ук Казан кунаклары белән очрашырга һәм аларның меңьеллык калага теләкләрен ишетергә мөмкин булачак.

30 августта "Татарстан хәбәрләре" тапшыруының махсус чыгарылышын карарга киңәш итәбез. Чөнки биредә бәйрәм көненә һәм, гомумән, бәйрәм атнасына нәтиҗә ясалачак.

Сүз уңаеннан, "Яңа Гасыр" телеканалы 30 нчы августтагы бәйрәм  чараларын гына яктыртып калмыйча, башка күп кенә истәлекле, мөһим тантаналардан турыдан-туры трансляцияләр тәкъдим итәр.

Мисал өчен, 26 нчы августта - Россия Федерациясенең Дәүләт Советы утырышыннан; БДБ илләре башлыклары Советы утырышыннан; Россия Президенты Владимир Путин пресс-конференциясеннән; Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үтәчәк гала-концерттан турыдан-туры эфирга кушылулар булса, 27 августта – Россия Федерациясе Президенты бүләгенә халыкара ат чабышыннан трансляция, ә 28 августта –  10 сәгатьлек "Меңьеллык Казан" телерадиомарафоны күрсәтеләчәк.  Моннан тыш 29 августта туры эфирда Бөтендөнья татарлар конгрессы вәкилләренең  меңьеллык шәһәрдә тантаналы очрашуын карарга мөмкин булачак.
Меңьеллыкны "Яңа Гасыр" белән каршы алыгыз!


моннан тыш укыгыз
  • Казан хакимияте башлыгы итеп Илсур Метшин билгелђнде
  • “К.Исхаковныћ Казан мэры постыннан китње шђџђр халкы тормышын начарайтырга тиеш тњгел”
  • "Тљп ќаваплылык ќирле њзидарђ органнарына тљшђчђк..."
  • “Без Казанны дљньяныћ ић яхшы шђџђрлђре арасында књрергђ телибез”
  • 2006 елга ТР бюджет проектында сђламђтлек саклау учреждениелђренећ...


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов