12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ шђџђр сулышы \ Архитекторларның түгәрәк өстәл утырышы булып узды

06.10.05

Архитекторларның түгәрәк өстәл утырышы булып узды

Кичә Архитекторлар йортында төзелеш өлкәсендәге яңалыклар, проблемалар белән уртаклашуга багышланган түгәрәк өстәл утырышы булып узды. Утырышта ТР архитекторлар берлеге идарәсе рәисе вазыйфаларын башкаручы Виктор Токарев, идарә әгъзалары, проект институтларыннан белгечләр, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан вәкилләр һәм шәхси проект оешмаларында эшләүчеләр катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар күп кенә мәсьәләләр күтәреп, үзләренең алдында торучы зур гына проблемаларны колачлап алырга өлгерде. Монда тәҗрибә уртаклаштылар, норматив документлар һәм архитекторлар берлегенә килүче проект законарын тикшерделәр, Россия архитектурасы эшчәнлеге турындагы законга карата үз искәрмәләрен һәм күрсәтмәләрен бирделәр. Шулай ук берлек кысаларында үткән конкурслар: ЦУМ ны яңартып төзү һәм иске аэропорт территориясендә биналар салу конкурслары турында да сүз кузгатылды. Архитекторлар берлеге идарәсе рәисе вазыйфаларын башкаручы Виктор Токарев берничә республика һәм өлкә катнашкан Россия Идел буе округы конференциясе булганлыгы, Үзбәкстан республикасы архитекторлары белән хезмәттәшлек итү өчен килешү төзелгәнлеге һәм Латвия белән дә тыгыз мөнәсәбәттә торулары турында хәбәр итте. Түгәрәк өстәл утырышында Архитекторлар йортына ремонт кирәклеге, аның фасад өлешен яңартып төзү, Казан һәм шәһәр яны тирәсендәге төзелеш эшләре хакындагы мәсьәләләр дә каралды.   Автор хокукы һәм һөнәри этика таләпләренә кагылсак, монда проблемалар да юк түгел икән. Заказ бирүчеләр проект авторларының рөхсәтләреннән башка проектны гадиләштерергә, бәясен төшерергә тырыша, һәм нәтиҗәдә сыйфатсыз биналар хасил була. Шулай да архитекторларның соңгы вакытларда югары дәрәҗәдә төзелгән биналары күп, бу факт Халыкара архитекторлар көнен дә горур рәвештә билгеләп үтәргә ярдәм итә.


моннан тыш укыгыз
  • Казан хакимияте башлыгы итеп Илсур Метшин билгелђнде
  • “К.Исхаковныћ Казан мэры постыннан китње шђџђр халкы тормышын начарайтырга тиеш тњгел”
  • "Тљп ќаваплылык ќирле њзидарђ органнарына тљшђчђк..."
  • “Без Казанны дљньяныћ ић яхшы шђџђрлђре арасында књрергђ телибез”
  • 2006 елга ТР бюджет проектында сђламђтлек саклау учреждениелђренећ...


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов