12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ ќђмгыять \ Язмышыңа үзең хуҗа бул!

битләр: 1 :: 2 ::

17.11.05

Язмышыңа үзең хуҗа бул!

Венера ФӘСХЕТДИНОВА

Наркомания мәсьләсе көннән-көн җитдиләнә бара, әлеге проблемадан чыгу юлларын эзләргә дип студентлар да тотынды. 16-17 ноябрь көннәрендә беренче тапкыр Татарстан Республикасы студентлар лигасы башлангычы буенча студентларның теләктәшлек атнасы кысаларында төбәкара "Студентлар мохитендә наркомания проблемасы" исемле конференция үтә.

Конференциянең төп максаты - студентларны наркотиклар проблемасын чишүдә активлаштыру. Конференция эшендә Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Краснодар, Тверь, Екатеринбург шәһәрләре студентлары, федераль министрлыклар һәм ведостволар вәкилләре, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының алдынгы галимнәре катнаша.

Ике көн дәвамында Россия Федерациясенең сигез регионының төрле уку йортларының 600гә якын студенты яшьләр арасында наркоманияне кисәтү буенча сорауларны тикшерәчәк.

РФ Дәүләт Думасы хезмәт һәм социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Владимир Васильев: "Безне наркомания мәсьләсе һичшиксез борчый. Бүгенге көндә РФ Дәүләт Думасында наркотикларны тарату, куллану өчен җаваплылкны арттыру буенча берничә закон проект карала. Әмма безгә әлеге конференция шунсы белән дә кызык: биредә студентлар проблема буенча үзләре чыгыш ясыйлар, фикерләрен белдерә. Киләчәктә проблемадан чыгу юллары буенча яшьләр тәкъдимнәрен закон чыгаручы, башкарма хакимият тарафыннан куллану уңай нәтиҗәләргә китерергә мөмкин", - дип белдерде.

Россия Федерациясенең наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллин профилактика эшләренә игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады. "Бүгенге көндә наркотиклар белән мәктәп баскычларыннан ук мавыга башлыйлар. Бу катлаулы мәсьәләне студентлар үз теләкләре белән тикшерергә алынгач, бу уңай нәтиҗәләргә китерер дип өметләнәм. Мәсәлән, бала наркотикларның зарары темасына рәсем ясаганда, ул наркотикларга каршы торыр дигән ышаныч туа. Шулай ук бу очракта да, конференциягә килгән яшьләр, наркотикларга якын да килмәсләр дигән теләктә калабыз. Безнең төп бурыч исә наркотиклар әйләнеш темпларын әзәйтү". Шуны да билгеләп китәргә кирәк, Россия күләмендә яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче аерым ведомство да юк, бары тик региональ дәрәҗәдә.

ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев сүзләренә караганда, 2001 ел белән чагыштырганда студентлар арасында наркомания белән авыручылар саны ике тапкыр әзәйде, хәзер көндә 59 студент исәпләнә, әмма проблема актуаль кала бирә. "Бу мәсьләне чишкәндә тәрбия эшләренә, яңа шартларга адаптацияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга игътибар юнәлтмичә һичничек тә булдыра алмыйбыз", - диде Марат Бариев.



киләсе >>>

моннан тыш укыгыз
  • КДТУ (КАИ) џђм КДУда “Кљз-2005” вакансиялђр ярминкђсе узачак
  • Тљмђндђ Казан гуманитар институтыныћ бњлекчђсе ачылачак
  • "Яћа Гасыр" тамашачыларга татарча яћа фильм тљшерђ
  • 2006 елда мђгариф љлкђсенђ республика бюджетыннан 3 миллиард сумнан књбрђк...
  • Кукмараныћ тимер юл вокзалы бер њк вакытта автовокзал да булачак


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов