12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ ќђмгыять \ Иске Казанга сәяхәт - 5

битләр: 1 :: 2 :: 3 :: 4 ::

14.04.05

Иске Казанга сәяхәт - 5

Ни кызганыч, үзендә гасырдан артык тарихи ядкарьләрне саклап торган йорт диварларын ялкын телләре кара күмергә әйләндерде. Хәзер ул шомланып, мескен хәлдә Юнысовлар мәйданының ямен алып тора.

Күп кенә бүтән тарихи йортлар кебек үк совет елларында биредә дистәгә якын гаилә яшәгән. Аның иң соңгысы әле күптән түгел генә яңа фатирга күченеп киткән. Әлеге гаилә яшәгәндә йортка теләсә кем кереп йөри алмаган, чөнки күпмедер дәрәҗәдә күзәтчелек булган. Ә инде йорт бөтенләй хуҗасыз калгач, тәрәзә пыялаларын коеп төшергәннәр, ишекне каерып ачып, кем теләгән, шул кергән. Әнә, ут белән шаярырга да күп сорамаганнар, унбер янгын сүндерү машинасы ут өермәсен көчкә сүндергән. Әйе, шул рәвешле 15 нче декабрьның салкын иртәсендә бөтен Иске Татар бистәсенең күгендәге куе кара төтен әнә шундый шомлы күңелсезлек алып килә. Ә бит, юкса, бу йорт 2003 елда ук аукционга куелган булган. Сатып алучыга аны, тарихи истәлек буларак, реставрацияләү шарты да куела. Бинаны яңарту өчен 2 миллион сумлап акча кирәклеген исәпләсәк, моңа кызыгучылар булдымы икән дигән шик тә туа, әлбәттә.  Әмма шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: ни өчен хөкүмәтебез йортны тиешле контрольдә тотмаган? Гасырларга якын аларның файдасын күреп, тәмам туздыртып-искертеп бетергәч, тарихи йортларны саклап, кире яңарту берсенең дә хәленнән килмиме? Бушка гына кулга төшкән бинадан акча ясарга теләү җинаятькә этәрмәгән микән әле, чөнки янгын сүндерүчеләр ут махсус төртелгән дигән нәтиҗә ясаган. Тик килгән зыянны кем каплар да, тарихи йорт-һәйкәл кире торгызылырмы, бусы гына билгесез.
Менә шулай, Юнысов мәйданына булган сәяхәтебез күңелсез тәмамланды. Чөнки Иске Татар бистәсенең кай җиренә генә барма, йә йортларны ишәләр (җимерәләр), йә көпә-көндез иске өйләрдә янгын чыга, яисә бүтән төрле күңелсез күренешләргә тап буласың. Шунысы аяныч, бу әшәкелекләрнең барысын да адәм балалары үзләре эшли. Кешеләр. Җимерәбез, сүтәбез, яндырабыз, ә кайчан төзербез, төзәтербез, матурларбыз?



<<< алдагы :: киләсе >>>

моннан тыш укыгыз
  • Язмышыңа үзең хуҗа бул!
  • КДТУ (КАИ) џђм КДУда “Кљз-2005” вакансиялђр ярминкђсе узачак
  • Тљмђндђ Казан гуманитар институтыныћ бњлекчђсе ачылачак
  • "Яћа Гасыр" тамашачыларга татарча яћа фильм тљшерђ
  • 2006 елда мђгариф љлкђсенђ республика бюджетыннан 3 миллиард сумнан књбрђк...


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов