12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ ќђмгыять \ "Меңьеллык Казан" телерадиомарафоны

22.08.05

"Меңьеллык Казан" телерадиомарафоны

28 нче август көнне "Яңа Гасыр" телеканалы Казанның меңьеллыгын бәйрәм итү уңаеннан "Меңьеллык Казан" дип исемләнгән ун сәгатьлек телерадиомарафон оештыра. Телестудиягә кунакка казанлылар, шәһәр администрациясе вәкилләре, галимнәр, тарихчылар, сәясәтчеләр, язучылар, сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре, хәтта чит төбәкләрдән милләттәшләребез киләчәк.

Барлык тамашачыларны әлеге истәлекле дата белән Татарстан республикасы Президенты Минтимер Шәймиев котлаячак. Шулай ук бәйрәм теләкләрен Мәскәү Патриархы Алексий II, актерлар Михаил Боярский, Олег Басилашвили һәм юбилей алды көннәрендә шәһәргә килгән башка күп кенә танылган шәхесләр җиткерәчәк. Студиягә тарихи персонажларның – Екатерина II һәм Гавриил Державинның да килүе көтелә.

Рус һәм татар телләреннән торган 4 блоклы "Меңьеллык Казан" дигән телерадиомарафонны "Яңа Гасыр" каналының танылган йолдызлары Мария Штейн һәм Радик Фәрхуллин, Лилия Гильдеева һәм Дмитрий Нестеров, Замирә Гәрәева белән Данил Гыйниятов алып барачак.

Татар блокларының "Гасырдан гасырга сәяхәт" дип аталган беренче блогы көндезге 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр, "Борынгы Казаның яшьлеге" дигән икенче блок 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр вакыт аралыгын үз эченә алачак. Казанны чын йөрәктән яраткан, гомумән, тарихи башкала белән кызыксынган теләсә кем әлеге марафон барышында үзе өчен күп кенә кызыклы мәгълүмат тупларга мөмкин. Ул - Казан турындагы риваять һәм легендалардан алып, шәһәргә ничек тә булса бәйле булган шәхесләр язмышы. Моннан тыш алып баручылар бүгенге Казан тормышы белән дә якыннан таныштырачак. Чөнки 1000 яшьлек Казан ул әле мәдәни башкала гына түгел, ә мәгариф, спорт һәм икътисад үзәге дә. Казан урамнары буйлап сәяхәт тә читтә калмас дип көтелә. Ул тамашачыларны "Туган авылым" комплексыннан алып чыгып китәчәк һәм меңьеллык алды көннәрендә ачылган, заманча итеп эшләнгән "Миллениум" күперенә алып киләчәк. Шулай ук телерадиомарафон барышында Казан турында шигырьләр һәм җырлар да ишетергә мөмкин булыр.

Тарих турында сөйләгәндә, тамашачылар игътибарын, һичшиксез, XII - XX гасырның үзенчәлекле архив документларыннан - Казан ханнарының хатлары һәм ярлыклары, шәһәр башлыкларының тарихи таныклыклары җәлеп итер дип көтелә. Шунысын да әйтергә кирәк, аларның күбесе тамашачыларга беренче тапкыр гына күрсәтеләчәк.
Студиягә Казан шәһәре хаимияте башлыгы Камил Исхаковның да килүе көтелә. Ул шәһәрнең танылган кешеләренә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән, Казанның 1000 еллыгына дип, әзерләнгән мактаулы медальләр тапшырачак.

Шулай ук "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгеннән һәм Казан урамнарыннан турыдан-туры эфирга кушылулар булачак. "Пирамида"да "Меңьеллык Казан өстәле" әзерләнәчәк. Төгәлрәк әйткәндә, анда Казанда яшәүче төрле милләт халыклары үзләренең аш-суларын тәкъдим итәчәк. Бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган төрле халыкларның милли ризыклары белән "Татарстан хәбәрләре" тапшыруының алып баручысы Эльмира Исрафилова таныштырыр.

Моннан тыш татар блокларында Яр Чаллы һәм Мәсәкү шәһәрләреннән турыдан-туры эфирга кушылулар булачак. Рус блокларында исә Екатеринбург һәм Санкт-Петербург шәһәрләре белән телемост оештыру күздә тотыла. Казанда яшәүчеләргә әлеге шәһәрләрдән төрле татар оешмалары вәкилләре үзләренең теләкләре белән мөрәҗәгать итәчәк. Әлеге телемост ниндидер сәбәпләр аркасында элемтәләрен югалткан тамашачыларга туганнары һәм дуслары белән дә очрашу мөмкинлеге бирер. Бу исә Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче "Жди меня" программасы филиалы ярдәмендә тормышка ашырылачак.

Меңьеллык Казанга багышланган телерадиомарафонны "Яңа Гасыр" каналыннан күрми калмагыз!


моннан тыш укыгыз
  • Язмышыңа үзең хуҗа бул!
  • КДТУ (КАИ) џђм КДУда “Кљз-2005” вакансиялђр ярминкђсе узачак
  • Тљмђндђ Казан гуманитар институтыныћ бњлекчђсе ачылачак
  • "Яћа Гасыр" тамашачыларга татарча яћа фильм тљшерђ
  • 2006 елда мђгариф љлкђсенђ республика бюджетыннан 3 миллиард сумнан књбрђк...


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов