12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ фђн џђм мђгариф \ Галимнәр электрон җайланмаларны мәгарифкә кертү мәсьәләләрен тикшерде

19.10.05

Галимнәр электрон җайланмаларны мәгарифкә кертү мәсьәләләрен тикшерде

Кичә Татарстан Фәннәр академиясенең Социаль-икътисадый фәннәр бүлеге галимнәренең чираттагы фәнни утырышы узды. Көн кадагында галимнәр электрон җайланмаларны мәгарифкә кертү мәсьәләләрен тикшерде һәм  бүлекнең фәнни советына рәис итеп куярдай кандидатларны да барлады.

Татарстан халкы психологик ярдәмгә мохтаҗ, ди галимнәр. Һәм шуннан чыгып, “Татарстан Республикасы халкына социаль-психологик проблемалар буенча  фәнни-тикшеренү һәм гамәли фундаменталь эшләрнең  югары юнәлешләре” (“Приоритетные направления научно-исследовательских и практических фундаментальных работ по проблемам социально-психологической помощи населению ТР”) дигән программа тәкъдим итмәкче була. Әлеге программа ике юнәлештә булып, аның берсе халыкның психик сәламәтлеген саклау мәсьәләләрен, ә икенчесе -  Татарстан халыкларының милләтара һәм диннәрара бәйләнешен караячак.

“Татарстанның гомуми белем бирү мәктәпләренә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев карары белән 12 мең компьютер бирелгән, ләкин алар әлеге һаман да  кулланалмый ята, - ди бүлек сәркатибе Мирза Мәхмүтов. – Татарстан Фәннәр Академиясенең әгъза-мөхбире Җәүдәт Сөләйманов шактый еллар электрон җайланмаларны мәгарифкә кертү буенча эш алып бара. Аның лабораториясендә җитештерелгән программалар һәм методик ярдәмлекләр уку йортларына күптән тәкъдим ителсә дә, әле исә һаман кулланышка кертелмичә, мәктәп сейфларында  ятуын дәвам  итә”. Утырыш барышында галимнәр  әлеге мәсьәләне чишү юлларын да  тикшерде һәм укытучыларның белемен күтәрү институты хезмәткәрләренә педагоглар белән шушы юнәлештә эш алып барырыга кирәклеген ассызыклады. Моннан тыш галимнәр ТР Министрлар Кабинетына бүлек исеменнән махсус программа эшләүне сорап, хат язарга дигән уртак фикергә килделәр.

Соңыннан исә Татарстан Фәннәр академиясенең Социаль-икътисадый фәннәр бүлеге бүлегенә рәис итеп сайланырдай кандидатлар барланып, алар арасыннан Казан дәүләт университеты профессоры, “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөлйәманов бертавыштан бүлек рәисе итеп сайланды.


моннан тыш укыгыз
  • Татарстан педагогларныћ Бљтенроссия интернет-кићђшмђсендђ ић актив катнашучы булды
  • Яшүсмерләр клублары хезмәткәрләренең республика семинары көннәре уза
  • “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Завойский премияләрен тапшыру була
  • Казанда халыкара симпозиумга Россия, АКШ џђм Польшадан физиклар килђчђк
  • “Мђгариф” нђшриятында Р.Вђлиевнећ яћа китабы басылып чыкты


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов