12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ бизнес \ Татарстан үзен Брюссельдә узачак күргәзмәдә тәкъдим итә

17.11.05

Татарстан үзен Брюссельдә узачак күргәзмәдә тәкъдим итә

Вәсилә ШӘМСЕВӘЛИЕВА

Агымдагы елның 16-20 ноябрь көннәрендә Бельгиянең Брюссель шәһәрендә "Брюссель - Эврика" дип исемләнгән 54 Халыкара Инновацияләр һәм фәнни тикшеренүләр салоны ачыла. Әлеге дәрәҗәле күргәзмәдә Татарстан Республикасы оешмалары да катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә ел саен үткәрелә торган бу салон дөньядагы иң алдынгы фәнни казанышларны тәкъдим итә торган күргәзмә буларак билгеле. Ел саен бу күргәзмәдә дөньның төрле почмакларыннан кырыктан артык ил катнаша. Алар меңгә якын тикшеренү тәкъдим итәләр.

Бүгенге көндә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары нигезендә РФ Икътисадый үсеш һәм сәүдә министрлыгы Салондагы Россия экспозициясен төзү эше белән шөгыльләнә. Ун ел дәвамында бу күргәзмәдә катнашкан россиялеле уйлап табучыларның проектлары берничә тапкыр макталуы исемнәргә дә лаек булды. Аерым бер елларда безнең экпонентлар, хәтта, Гран-при яулауга да иреште. Лицензия нигезендә гамәлгә куелган килешүләр уннарча миллион долларлык дип исәпләнелә.

Быелгы салонда Татарстан Республикаы да катнашачак. Бу Россиянең Икътисадый үсеш һәм сәүдә министрлыгы тәкъдиме нигезендә тормышка ашырыла. Шунсын да билгеләп үтәргә мөмкин, Россия төбәкләре арасыннан бердәнбер катнашучы республика буларак, Татарстан өчен биредә күп төрле мөмкинлекләр дә ачыла. Дәрәҗәле халыкара салонда катнашу безнең уйлап табучыларның проектларын дөньякүләм дәрәҗәдә танытуга китерергә мөмкин.

Татарстан экспозициясен барлыкка китерү һәм Бельгиядә тәкъдим итү белән Татарстан Республикасының Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгы шөгыльләнә. Бүген әзерлек эшләре төгәлләнеп килә. 27 октябрьдә Брюссельдә узган матубаг конференциясендә Татарстан экспозициясе тәкъдим ителгән иде инде.

Салон кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы көннәренә үктәрү күздә тотыла. Биредә республиканы тәкъдим итү һәм Татарстан Хөкүмәте тарафыннан кабул итү кичәсе узачак.

Татарстан проектлары Россия экспозициясенең дүрттән бер өлешен тәшкил итәр дип көтелә. Аның төп өлешен Казан шәһәре хакимияте алып торачак. Әйтергә кирәк, башкалага кагылышыл экспозиция Мәскәүдә узган инновацияләр һәм инвестицияләр салонында Гран-при белән бүләкләнгән иде. Моннан тыш республика инновацион һәм инвестицион проектларны да тәкъдим итәчәк.

Салон эшендә барлыгы Татарстанның 37 оешмасы катнашачак. Алар арасында "КАМАЗ", "Татнефть", "Казаноргсинтез" кебек эре компанияләр да бар. Моннан тыш биредә "Идея" технопаркы, Казан дәүләт технологик университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясе дә катнашыр дип фаразлана. Катнашучылар тарафыннан 78 эшкәртмә һәм проект тәкъдим ителәчәк. Шуларның 36 Салонның Халыкара Жюри вәкилләре бәяләр дип көтелә.

Халыкара Салонда катнашачак делегацияне Татарстан Республикасының Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкләр дип планлаштырыла. Делегация составында ТР икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ""Идея" инновацион технопарк"ының генераль директоры Денис Моратов, ТР Фәннәр Академиясе вице-президенты Шамил Чабдаров, ТР Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе Илсур Сафиуллин һәм башка рәсми затлар бар.

Intertat.ru


моннан тыш укыгыз
  • РИА “Новости” агентлыгында булачак Халыкара Ислам эшкуарлары саммитына багышланган утырыш булып узды
  • “Адонис” тегњчелђре Россия кулланучылары белђн яћа элемтђ булдырмакчы
  • "Казан - Владимир-2005" Эшлекле хезмђттђшлек кљннђре ачылды
  • Казанныћ компрессор тљзњчелђре берничђ миллион долларлык заказ алды
  • Казан май комбинатыныћ гыйнвар-сентябрь айларында ќитештерњ...


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов