12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ бизнес \ РИА “Новости” агентлыгында булачак Халыкара Ислам эшкуарлары саммитына багышланган утырыш булып узды

01.06.09

РИА “Новости” агентлыгында булачак Халыкара Ислам эшкуарлары саммитына багышланган утырыш булып узды

13 май көнне, «РИА Новости” агентлыгының конференц залында, 25-26 июнь көннәрендә, Казан шәһәрендә узачак “Ислам эшкуарлары утырышы” дип аталган жыенга багышланган очрашу булып узды.

Очрашуда, булачак Ислам эшкуарлары жыенының житәкчесе, Россия ислам университеты бинасында эшләп килгән - Ислам икътисады һәм финанс системасын өйрәнү үзәге директоры, “ИФК Линова” оешмасының тулаем житәкчесе Линар Якупов; Татарстан Республикасының сәүдә эшләр палатасы председателе Шамиль Агеев, Россиядә урнашкан Малайзия Посольствасының вәкиле -  Хайрул Низам Муниер катнашты.

Утырыш барышында, катнашучылар РИА Новости, Islamnews, Islamrf ,Muslim press, KSA2 (Казахстан), мәгълүмат агентлыкларына, “Деловой вторник” газетасына, “Русия аль Яум”, “Аль-джазиира”, “Gatra weekly”, “Альянс-Медиа”, Иран телерадиокомпанияләренә, шулай ук «Республика», «Современная мысль», «Аль-Хаят», «Аль-Муссавар», «Современный Ислам» электрон газеталарына жыенның ни максаттан оештырылуы һәм аның бүгенге көндә нинди эшчәнлек алып баруы хакында сөйләделәр.

алыкара Ислам эшкуарлары жыены 2009 елның 25-26 июньдә, Казан шәһәрендә узачак. Бу зур эшне гамәлгә куючылар: ИФК “Линова” (Татарстан, Россия), Ислам нигезләрен өйрәну һәм күзәтү институты (Согүд Гарәбстаны);Куала-Лумпур шәһәрендәге “Эшкуарлар үзәге” (Малайзия); Россия ислам университеты бинасында урнашкан  - Ислам икътисады һәм финанс системасын өйрәнү үзәге (Татарстан, Россия) оешмалары.

“Жыенның уздырылуы яңа мөмкинчәлекләр ачудан, матди жыемнар керетүдән, сәяси-икътисади мөнәсәбәтләр урнаштырудан иң беренче чиратта гыйбарәт” – дип белдерде Линар Якупов.
2008 елның июнь аенда Казанда булып узган “Халыкара инвестицияләр керту жыенын” Ислам Үсеш Банкы (Согүд Гарәбстаны) бик тә әһәмиятле дип тапты, шуларны истә тотып, “Ислам эшкуарлары жыенын” даими рәвештә уздырырга карар  ителде.

Бу жыенга  Ислам икътисады өлкәсендә хезмәт казанган галимнәр Һәм эшкуарлар жыелачак. Бүгенге көндә Согүд Гарәбстаныннан, Берләшкән Гарәб Эмиратларыннан, Малайзия, Пакистан, Катар, Бахрейн, Бөек Британия,Франция, Төрек, Казахстан, Кыргыз, Азербайжан, Россия илләреннән катнашучылар теркәлде.

Пресс-конференция барышында, Шамиль Агеев үз фикерен житкереп, Россия һәм  Татарстан сәүдә палаталары ягыннан жыенга карата аңлаучанлык һәм ярдәм булачагын аңлатты.

“Ислам эшкуарлары жыены дөньяви кризис чорында уздырыла, монысы бик мөһим. Оештыручылар республикабыздагы мөмкинчәлекләрне чит илләргә күрсәтү ниятендә. Татарстан бүгенге көндә инвестицияләр өчен ачык – үткән ел эчендә генә алар 268 млрд. тәшкил иткэн. Россия һәм Татарстан эшкуарлары уздырылачак жыенда нәтижәле сәяси-икътисади мөнәсәбәтләр урнашыр дигән нияттә калабыз”, - дип белдерде.

Ислам эшкуарлары жыены ике көн дәвамында узачак. Шул кысаларда, катнашучылар, әһәмияткә ия булган, Ислам финанс системасы эшчәнлегенә караган мәсьәләләрне тикшереп чыгачаклар. Шулай ук әлеге дәүләт законнары эчендә, Ислам финанс системасының  элементларын иңдерү ысуллары каралачак.


моннан тыш укыгыз
  • Татарстан үзен Брюссельдә узачак күргәзмәдә тәкъдим итә
  • “Адонис” тегњчелђре Россия кулланучылары белђн яћа элемтђ булдырмакчы
  • "Казан - Владимир-2005" Эшлекле хезмђттђшлек кљннђре ачылды
  • Казанныћ компрессор тљзњчелђре берничђ миллион долларлык заказ алды
  • Казан май комбинатыныћ гыйнвар-сентябрь айларында ќитештерњ...


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов