12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ спорт \ Дүрт елдан соң килгән көтелгән җиңү

17.11.05

Дүрт елдан соң килгән көтелгән җиңү

Радик САБИРОВ

Хоккей буенча Россия җыелма командасының Финляндиядә "Карьяла" Кубогы ярышларында катнашуы сәбәпле барлыкка килгән тәнәфестән соң, Россия суперлигасы командалары чираттагы тур очрашуларын уздырдылар. Әлеге турны Татарстан командалары чит мәйданнарда үткәрде.

Казанның "Ак барс" хоккейчылары Омск шәһәрендә чемпионатның иң бай командаларыннан берсе "Авангард"ка каршы чыктылар. Мәйдан хуҗалары составында тәҗрибәле һәм остарак уенчылар күбрәк булса да, Татарстанның яшь хоккейчылары куркып калмады һәм 3 : 0 исәбе белән ышанычлы җиңүгә иреште. Соңгы тапкыр казанлылар Омск шәһәрендә 2001 елның февралендә җиңүгә ирешкән иде.

Очрашуның башыннан ук өстенлекне үз кулларына алсалар да, Казан командасы уенчыларының барлык тырышлыкларын "Авангард"ның капкачысы Маракл юкка чыгара барды. 23нче минутка кадәр ул казанлыларның 17 тапкыр капкага бәргән алкаларын кире какты. Әмма 23нче минутта иң яшь һәм талантлы уенчыларыбызның берсе Обухов аткан алка үз урынын тапты һәм исәп ачылды. Икенче период уртасында командабызның капитаны Алексей Морозов үз исәбенә тагын бер алканы яздым гына дигәндә, хөкемдар аның керткән алкасын шик астына куеп, видеокабатлауга мөрәҗәгать итте. Әмма тиздән барыбер әлеге алканы санарга мәҗбүр булды. Өч минут та узмады, командабызның тагын бер яшь уенчыбыз - Әнвәр Лисин күплектә үз мөмкинлеген ычкындырмады һәм исәп 3 : 0гә үзгәрде. Очрашудан соң оештырылган матбугат конференциясендә командабызның баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов нәтиҗә белән дә, уенчыларның үз-үзләрен уенга бирелеше канәгатьләндерә дип белдерде.

Нәтиҗәдә, Биләлетдинов җитәкчелегендә чыгыш ясаучы командабыз кырык очко җыеп, турнир таблицасында Ярославль "Локомотив"ын дүртенче урыннан тәгәрәтергә мәҗбүр булды.

"Авангард" (Омск) - "Ак барс" (Казан) - 0:3 (0:1, 0:2, 0:0).
Алкаларны керттеләр: 0:1 Обухов 6 (Корнеев, Юньков, 22.26), 0:2 Морозов 9 (Зиновьев, 32.55), 0:3 Лисин 3 (Бадюков, 35.20, күплектә).
"Авангард" (16): Маракл; Трощинский (2) - Рябыкин-к, Сапожников - Гуськов (4), Гусев - И.Никитин, Н.Никитин; Белкин (4) - Чубаров - Калюжный (2), Затонский - Курьянов (2) - Свитов (2), Дроздецкий - Горовиков - Ячменев, Крафт - Смирнов - Алексеев.
"Ак барс" (18): Брэтуэйт; Жиру (2) - Прошкин, Никулин (2) - Зубарев (2), Первышин - Щадилов, Корнеев - Климентьев (4); Зарипов - Зиновьев (4) - Морозов-к (2), Воробьев - Терещенко - Степанов (2), Берников - Чупин - Лисин, Бадюков - Юньков - Обухов.

Ә менә Татарстанның икенче командасы - Түбән Каманың "Нефтехимик" хоккейчылары бу юлы да оттырырга мәҗбүр булды. Бу юлы татарстанлылар Мәскәү өлкәсенең "Химик" командасына 2 : 4 исәбе белән бирелде. Мәйдан хуҗалары составында өч очконы үз исәбенә Татарстан хоккей мәктәбе вәкиле Денис Архипов җыйды.

"Химик" (Мәскәү өлкәсе) - "Нефтехимик" (Түбән Кама) - 4:2 (0:0, 3:1, 1:1).

Алкаларны керттеләр: 1-0. Крикунов (Шкотов), 23:31 - азлыкта; 1-1. Осипов (Шастин), 26:15; 2-1. Бойков (Архипов, Потайчук), 30:21; 3-1. Лещев (Архипов, Бойков), 37:41; 3-2. Коньков (Осипов), 44:33 - күплектә; 4-2. Архипов (Бойков, Семенов), 46:07.

"Химик": Салфицки - Ежов, Буравчиков, Панов, Пиша, Метлюк, Космачев, Гейда, Семенов - Пронин, Епанчинцев, Лещев, Шкотов, С.Севостьянов, Крикунов, Биккиняев, М.Севостьянов, Бойков, Глухов, Потайчук, Архипов.

"Нефтехимик": Франскевич - Васильченко, Балмин, Галанов, Чебатуркин, Соколов, Плеханов, Шемелин, Староста - Касьянов, Симаков, Зәкиев, Угаров, Чистоклетов, Пирош, Шастин, Смирнов, Коньков, Пестушко, Осипов, Поснов.

Intertat,ru 


моннан тыш укыгыз
  • "Спартак" "Ак Барс"ка џљќњмчесен кайтарды
  • Спорт-сәламәтләндерү туризмы үсеше һәм проблемаларын хәл итүгә багышланган конференция булачак
  • Туризм тљрлђре буенча республика беренчелеге старт ала
  • Кљрђшчелђр "Батыр"га ќыела
  • "Динамо-ТТГ" ќићњгђ иреште


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов