12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ риваятьлђрдђ \ мифик ќан иялђре \ Суда яшђњче ќан иялђре

Суда яшђњче ќан иялђре

1. Татарлар, су бабасы дигђндђ, суда (мин ќыйган ђкиятлђрдђ књлдђ генђ) яши торган су патшасын, су бабасын књздђ тоталар, џичбер ђкияттђ аныћ судан чыгып йљрње, кешелђр белђн турыдан-туры аралашуы турында сљйлђнми; моныћ љчен аныћ кушканнарын эшлђп, боерыкларын њтђп торучы хезмђткђр сыман бернђрсђсе бар, ул да булса.

2. Су иясе (ягъни «водяной хозяин»). Мин язып алган татар ђкиятлђренећ берсендђ су иясе татар алдына њзенећ хуќасы — су бабасы белђн татар арасында йомыш њтђп йљрњче њткен бер малай кыяфђтендђ чыга. Ул аћгыра, куркак, тђќрибђсез, татарны яхшы белми, татардан кљчлерђк, лђкин аюдан кљчсезрђк булып књренђ.

3. Су анасы. Исеменнђн њк моныћ хатын-кыз ќенесеннђн икђне књренеп тора, чљнки русчага «водяная мать» дип тђрќемђ ителђ. Татарларда суда яшђњче ђкђмђтлђргђ карата, њзенећ чыгышы белђн югарыда язылганнарга якын тормый торган юханы исђплђмђгђндђ, башка исем юклыгы џђм, татарларныћ ђйтњлђренђ караганда, болар њзара якын булулары сђбђпле, мин су анасы су иясенећ анасы, су бабасыныћ хатыны дип уйлыйм.

Кайбер вакытта су янына њзе њк кљтмђгђндђ килеп чыккан татарга су анасы чђчен тарап утыручы хатын булып књренњен дђ искђ алырга кирђк. Ул тљнлђ дђ, кљндез дђ књренђ. Аныћ турында башка сњз ђйтђ алмыйм. Бары тик шуны ђйтеп китђргђ кирђк: ђкиятлђрдђ татарлар су анасын телђгђн бер урында џђм бик еш кына су иясе белђн бутап сљйлилђр. Борынгы заманда аларны аерганнар булса кирђк, югыйсђ бер мђгънђне аћлату љчен ике тљрле сњзнећ нигђ кирђге булыр иде?

Шуныћ белђн бергђ, татарларныћ аћлавы буенча, ђкиятлђрдђге ђкђмђтлђр ирлек-хатынлык вазифаларын башкаралар. Моны минем тњбђндђ китерелђчђк тикшеренњлђрем, шулай ук алар арасында ирлђр-хатыннар, бала-чагалар џ. б. булулары мљмкин дип табучы чуваш ђкиятлђре белђн дђ, џичшиксез, исбат итеп була. Чыгышлары татарларныкы шикелле њк борынгы тљркилђрдђн булганлыктан, без монда чувашларны да књздђ тотарга тиешле.

4. Барлык билгеле халыклар ђкиятлђрендђге вакыйгаларга еланнар катнашкан кебек, татар ђкиятлђрендђ дђ еланнар бар. Татар ђкиятлђрендђ еланнар тњбђндђге сыйфатларда бирелђлђр: барлык еланнар кара тљстђ булып, аларныћ патшалары гына ак була. Кара еланнар татарга дошман булалар, аны яратмыйлар. Ак елан аны яклый, ярата, алдан хђбђр биреп, аћар тљрле файдалар китерђ. Аныћ љстенђ елан тиресе бизгђкне дђ куа, имеш. Елан йљз ел яши алса, картаеп аждаџага ђйлђнђ. Аждаџа дљньяда мећ ел яши, шуннан ким дђ, артык та яшђми џђм ул татарлар торган ќирдђ булмый. Йљз ел яшђп, ђле генђ аждаџага ђйлђнгђн елан кая китђ соћ? Аны болыт књтђреп ала да дићгез атавына илтеп ташлый. Татарларныћ фикерећчђ, аждаџаны болыт алган вакытта, ул џавада койрыкларын болгый, бик каты селкенђ. Атауда мећ ел яшђгђч, аждаџа юха кызга ђйлђнђ. Юха кыз, тљрле мавыктыргыч кыяфђтлђргђ кереп, татарга књренђ, аћар зарар итђ ала башлый. Мђсђлђн, ул, чиксез матур кызга ђйлђнеп, књл буенда чђчлђрен тарап утыра. Юха елан, кызга ђйлђнгђч, кияњгђ бара ала, берђр кешенећ хатыны да була ала. Шунсы кызык, юха кызныћ ире аны бик нык сљя, лђкин њзе џаман ябыга, кибђ бара. Менђ нинди була ул юха кыз! Монда бер сорау килеп чыга: татар њзенећ адђм кызы урынына юха кызга љйлђнгђнен белђ аламы соћ? Белђ ала. Юханыћ менђ нинди њзенчђлеклђре була: 1) юханыћ авызы бик сасы; 2) юха сусыз берничек тђ яши алмый; 3) юханыћ кендеге булмый џђм 4) Юхага љйлђнгђн татар, аћар њзен йоттырмыйча, аћардан котыла аламы соћ? (Юханыћ кешегђ кияњгђ баруыныћ тљп максаты — ирен ничек итеп булса да йоту.) Мин аныћ котыла алу-алмавы турында бернђрсђ дђ белмим. Хђер, минем язып алган ђкиятлђрнећ берендђ шућар охшашлы бер юл књрсђтелђ шикелле. Ул болай була: бер патшаныћ улы юха кызга љйлђнгђн (билгеле инде, чын књћелдђн яратып џђм аныћ юха икђнен белмичђ), соћыннан, югарыда књрсђтелгђн билгелђр буенча, аныћ юха икђнен белгђч, эчен-тышын бизђклђп, ишек-тђрђзђсез итеп, тимердђн бер сарай салдырган; шактый маташа торгач, шунда њзенећ серле хатынын чакырып керткђн, юханыћ керње белђн ишеген биклђп, сарайныћ тирђ-ягына утын љеп, ут тљртеп ќибђргђн дђ юханы яндырган. Патша улы яћадан еланга ђйлђнгђн юханыћ коточкыч зур койрыгы белђн сарай стеналарына бђргђлђнњен ишеткђн. Юханыћ шул бђргђлђнњећнђн бљтен сарай дер калтырап торган, имеш.

Башка бер ђкияттђ тљнлђ, ире йоклаган вакытта, юха кызныћ еланга ђйлђнеп, ире љйдђ су калдырмаганга књрђ, љй янындагы књлгђ су эчђргђ баруы турында сљйлђнђ. Юха белђн патша улы турындагы ђкияттђ, юха сарайда янып њлгђч, кешелђр аныћ кљлен алып, терьяк исеме белђн йљртелђ торган бер дару ясый башлаганлыклары турында да ђйтелеп китђ.

КАЮМ НАСЫЙРИ, "Сайланма ђсђрлђр", II том, 1977ел


моннан тыш укыгыз
  • Коры ќирдђ яшђњче ќан иялђре


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов