12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ риваятьлђрдђ \ мифик ќан иялђре \ Коры ќирдђ яшђњче ќан иялђре

битләр: 1 :: 2 :: 3 :: 4 :: 5 ::

Коры ќирдђ яшђњче ќан иялђре

1. Убыр. Украинча упырь, чувашча вобур (чынысы исђ Кљньяк Америкада яшђњче ерткыч хайван вампир). Татарларныћ аћлавы буенча, бер њзе дђ яшђп, аерым хђрђкђт итђ алса да, џђрвакытта берђр кешенећ эчендђ тора. Андый кешене «убырлы кеше» дип йљртђлђр. Ђкиятлђрдђ мин «убырлы карчык» дигђнне дђ очратканым бар. Убырлы кешене татарлар бик ќићел белђ алалар: аныћ култык астында тишеге була. Шул тишектђн убыр кешенећ эченђ кереп йљри. Русларныћ ломовойлары шикелле, убыр татарларны буа џђм кљндез књзлђренђ дђ књренђ ала. Татарны убыр басканда, ул кыймылдый алмый. Ђгђр дђ ул, ќаен китереп, убырны тешли алган икђн, аныћ кай тљшен тешлђгђн булса, «убырлы кеше»нећ шул ќире ќђрђхђтлђнгђн була.

Ђкиятлђргђ караганда, убырлы карчык аулак ќирлђрдђ, татарлар тора торган урыннардан еракта яши. Андый урыннарга татарлар берђр ќиргђ барганда адашып кына килеп чыгалар. Убырлы карчыклар љйлђрдђ яшилђр, лђкин љйлђре рус ђкиятлђрендђгечђ тавык тђпиле тњгел. Хђер, кайбер вакытта татарлар, берђр югалган нђрсђлђренећ кайда икђнен белњ љчен, убырлы карчыкларны њзлђре њк эзлђп табалар. Лђкин бу эшкђ бары тик бђхетле, оста, кљчле, хђйлђкђр кешелђр генђ батырчылык итђ алалар. Алар убырлы карчыкларныћ кайда яшђгђнлеклђрен ничек белђлђр соћ? Менђ ничек белђлђр: алар кай якка књзлђре тљшсђ, шул якка таба карап, чыгып китђлђр дђ, бик књп йљри торгач, бер књл янына ќитеп, анда тарак белђн чђчен тарап утыра торган бер матур кызны очраталар. Менђ шул кыз аларга «убырлы карчык»ныћ кайда торганын ђйтеп бирђ инде. Бу кызны юха кыз дип уйламагыз. Юха кешегђ бары зарар гына эшли ул, ђ бу—дию пђриенећ хатыны, бала вакытта ук коточкыч усал дию пђрие урлап алып киткђн бер татар кызы. Ярар, бу турыда соћыннан сљйлђрбез. Кайвакытта бодай да була: убырлы карчыкка бара торган юлны, татарга яхшылык тели торган дию пђриенећ хатыны тњгел, ђ убырлы карчыкта булып кайткан кешелђр, ягъни бозык ниятле, акча яратучы џђм тђмлетамаклар књрсђтђлђр. Кешелђрнећ яхшылары да, начарлары да убырлы карчык љен тљнлђ ерактан ук ялтырап књренгђн уттан табалар. Барып кергђндђ, убырлы карчыкныћ ашап утырган чагы була; ул ут ашап утыра. Кергђн кешенећ: «Ђссђламегалђйкем»,—дип сђлам бирње мђќбњри, югыйсђ убырлы карчык аны шунда ук йота. Лђкин юлга чыкканда ун потлы башмак киеп кырык потлы књсђк књтђреп чыга торган џђм кучеры, алпавыты (ягъни «барин»ы, бигрђк тђ становой яки капитан-исправник шикелле авыр гђњдђле кешелђре) белђн бергђ, ќигелгђн тройканы мђчет аркылы ыргытып ташларлык кешелђр шикелле батырлар убырлы карчыкка бер дђ сђлам бирмилђр. Ђгђр дђ карчык, ачуланып, котырып, йотмакчы булса, бу батырлар (егетлђр), кылычларын бер селтђњ белђн, убырлы карчыкныћ гомерен кыскарталар. Мондый кешелђр њзлђреннђн-њзлђре дђ, убырлы карчык кићђшеннђн башка да читен эшлђрен эшли алалар, алар убырлы карчык янына, књрђсећ, бары тик кызыксынып кына баралардыр.

Ђгђр дђ убырлы карчыкка килгђн кеше хатын-кыз булса, ул аћа, мунча ягып, њзен чабындырырга куша. Убырлы карчык бик хђйлђкђр булганга, њзенећ телђген туп-туры гына ђйтеп бирми. «Мине мунчага кулыћа књтђреп алып бар!» диясе урынга: «Кызым, мин картайганмын, њзем бара алмыйм (ялганлый, хђйлђкђр карчык! Татарлар шома кешене тикмђгђ генђ убырлы димилђр шул!), мине култыклап алып бар, ђгђр тиз бара алмасам, артымнан каты гына тљрткђлђп алып бар»,—ди. «Мине яхшылап чабындыр»,—.диясе урынга: «Себерке сабы белђн тљйгђлђсђћ дђ ярар»,—ди. Монда инде намуслы, байлыкка кызыкмаган, яки њлсен дип урманга китереп адаштырылган татар кызлары убырлы карчыкка њзлђрен яраттыра алалар. Мунчага барганда, аннан љйгђ кайтканда кулларына књтђреп йљртђлђр, себеркенећ сабы белђн тњгел, яфраклы ягы белђн чабындыралар. Лђкин комсызлар, байлыкны яратучылар, аныћ хђйлђсен аћламыйча, турыдан-туры ул ђйткђнчђ генђ эшлилђр: артына тљрткђлђп алып баралар, лђњкђгђ яткырып, бар кљчлђренђ себерке сабы белђн кыйныйлар. Мунчадан кайтканда убырлы карчык кунак кызыныћ намуслылыгын сынап карый «Кызым,—ди кунак кызга карчык,—башымны тарак белђн тљрткђлђ ђле, ђллђ нишлђп кычытып тора»,—ди. Кунак кызы карчыкныћ башын ачып караса, ни књзе белђн књрсен, аныћ башы алтын, кљмеш, энќе, мђрќђн, асыл ташлар белђн бизђлгђн. Татар ђкиятлђрендђге фикер буенча, намуслы кызлар, билгеле, мондый калфакларга кызыкмыйлар. Лђкин комсыз хатын-кыз булса, бу кыйммђтле нђрсђлђр белђн бљтен кесђлђрен, изњлђрен тутырып бетерђ. Убырлы карчык бу эшнећ барысын да књреп, белеп тора. «Кызым,—ди кунак кызга убырлы карчык,— минем књћелем булыр, биеп кара!» Билгеле инде, биегђндђ, карактан бу нђрсђлђр коелып тљшђлђр. Карчык кунак кызны, караклыгы љчен, бик каты ачулана да, џђммђ урлаган нђрсђлђрен алып кала. Моныћ белђн генђ эш бетми ђле; убырлы карчык кунак кызны яћадан сынарга тотына: «Кызым, бар ђле, мунчага киптерергђ салат оны куйган идем, кибеп бетмђдеме икђн, карап кайт ђле»,— ди.



киләсе >>>

моннан тыш укыгыз
  • Суда яшђњче ќан иялђре


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов