12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ риваятьлђрдђ \ мифик ќан иялђре \ Коры ќирдђ яшђњче ќан иялђре

битләр: 1 :: 2 :: 3 :: 4 :: 5 ::

Коры ќирдђ яшђњче ќан иялђре

Кунак кызы бара, ни књзе белђн књрсен: анда салат оны урынына асыл ташлар тулган. Намуслы кыз аларга кызыкмый, ђ комсыз кыз, беренче тотылуын онытып, тагын урлый. Љйдђ яћадан бию башлана, карак тагын тотыла. Язарга онытканмын, кайвакытта убырлы карчык кунакларын кеше ите белђн дђ сыйлап ќибђргђли. Моннан соћ яхшылыкка бњлђк бирњ, яманлыкка ќђза бирњ китђ. Ул болай эшлђнђ: яхшылык иткђн љчен убырлы карчык бњлђк итеп яшел сандык бирђ, комсыз џђм ач књзлелђргђ кара сандык бирђ, џђркайсына љйгђ кайтканчы сандыкларны ачмаска куша, џђммђсе карчыкныћ сњзен тыћлыйлар. Авылларына кайткач, этлђр, тљрлечђ љреп, боларга каршы чыгалар. Беренчесенђ: «Њлђргђ киткђн тњтекђй баеп кайта, лђћ-лђћ!» Икенчесенђ: «Баерга киткђн тњтекђй њлеп кайта,лђћ-лђћ!»— дип љрђлђр. Чынлап та, беренчесе яшел сандыкны ачып караса, анда кыйммђтле нђрсђлђр тутырылган була, икенчесе кара сандыкны ачып караса, аннан елан сикереп чыга да кызныћ муенына чолганып буып њтерђ.

Убырлы карчыкка килгђн кеше, ђгђр юлын адашып, карчыкныћ ярдђм итњен сораса, карчык аћа сихерле йомгак биреп, аны ќирдђн тђгђрђтеп ќибђрергђ џђм шуныћ артыннан барырга куша. Йомгак адашкан кешене тиешле ќиргђ илтеп куя.

Сбоевныћ язуына караганда, чувашлар њзлђренећ «вобур»ларына, айны урлап ашый дип, ышаналар икђн. Лђкин татар убырыныћ мондый кыю џђм сђлђтле булуы турында ђкиятлђрдђ бер сњз дђ юк.

2. Албасты («эль»—кул, «басмак»—кешене кулы белђн баса торган нђрсђ, яки «ал» — бернђрсђнећ алды џђм «басмак» — басу, ягъни алга таба књкрђккђ баса торган нђрсђ). Бу нђрсђ дђ русларныћ «ломовое», татарларныћ убыры шикелле, татар йоклаган вакытта, аныћ љстенђ ятып, аны баса џђм, татарларныћ ышанулары буенча, ул баскан вакытта йљрђктђн кан да эчђ, имеш. Шунсы гаќђп ки, ни љчен татарныћ хыялы канэчњчелекне убырга гына кайтарып калдырмады икђн? Чынлап та, убырныћ исеме, кеше џђм зур хайваннарга џљќњм итеп, аларныћ канын эчђ торган бер ерткыч ќанвардан алынуы мљмкин.

Лђкин без югарыда, убыр кунакны ашыйм дип куркытса да, ул аныћ канга хирыслыгыннан булмыйча, бары тик кунакныћ сђлам бирмђгђн ачуыннан гына дигђн идек. Сњз ућае белђн шуны да ђйтеп китђргђ кирђк, татарлар эшчђн џђм булдыклы кешене—убыр, авыр џђм ялкау кешене албасты дип йљртђлђр. Бу нђрсђдђн чыккан икђн?

3. Љрђк («љрмђк»тэн алынган). Бу нђрсђ урманда яки юлда барган татарларга кљчлђп њтерелгђн кешенећ кабере љстендђ књренђ. Татарларныћ ышанулары буенча, њтеп баручы татарныћ књзенђ љрђк кеше кыяфђтендђ дђ, ава-тњнђ бара торган печђн кибђне булып та књренђ. Татарлар љрђкнећ болытка ђйлђнеп китње турында да сљйлилђр. Юлаучы татар, юлда њлекне књрмђсђ дђ, љрђкнећ ачы тавышыннан њлек барлыгын сизђ ала. Ђгђр дђ кешенећ ерактан књренђ, кычкыра торган љрђкне якыннан карыйсы килсђ, љрђк шунда ук књздђн югала. Яшерен џђм билгесез нђрсђне књрмђс џђм аныћ ямьсез тавышын ишетмђс љчен, татарлар тљнлђ юлда њлеккђ очраудан џђм њлек бар урынга кич белђн барудан сакланалар. Татар бер нђрсђдђн бик каты курыкса: «Љрђгем купты»,—ди. Моннан љрђкнећ џђр татарда барлыгы књренеп тора. Татарларныћ «ќан» дигђн сњзлђре фарсыдан алынуын, шул ук вакытта љрђк дигђн сњзнећ «љрмђк»тђн алынуы мљмкинлеген игътибарга алсак, љрђк турындагы ђкиятлђрдђ татарларныћ кеше ќаны турында, исламны кабул итњлђренђ кадђр булган кайбер тљшенчђлђре (ќанны «љрђк» дип йљртњлђре) хђзергђчђ сакланып калуын ђйтђ алабыз.



<<< алдагы :: киләсе >>>

моннан тыш укыгыз
  • Суда яшђњче ќан иялђре


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов