12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ ќђмгыять \ Иске Казанга сәяхәт-3

битләр: 1 :: 2 :: 3 :: 4 ::

11.04.05

Иске Казанга сәяхәт-3

Дамир ФӘСИЕВ

Борынгы Казаныбыз элек-электән үк үзенең уку йортлары белән бөтен Русиядә дан тоткан. Ә менә үз заманында татар дөньясындагы дини юнәлештәге дүрт атаклы уку йорты арасында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе аеруча атаклы булган. Бу язмамда сүз шул белем йорты турында барыр. Ул хәзерге Тукай урамындагы 34 нче йортта урнашкан.

Әлеге мәдрәсәне ачу турындагы карар 1882 елның азагында кабул ителә. Бу карарга Казанның 5 нче җәмигъ мәчете имамы Галимҗан Баруди кул куя. Һәм 1883 елда аның әтисе Мөхәммәтҗан Галиев мәдрәсә өчен бер катлы бина салдыра. Ә 1885 елны аның икенче катын, тагын бер елдан өченче катын да өстәп салалар. Төзелеш берничә елга бүленеп алып барылса да, Иске Казанның бүген дә матурлыгы булып торган бина калка.
Мәдрәсәнең беренче җитәкчесе Галимҗан Баруди татар мәгърифәтендә атаклы педагог-реформатор буларак билгеле шәхес. Чөнки ул “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә кыю рәвештә яңа укыту ысулларын кертә башлый. Ләкин ул бу максатка шактый урау юллар белән килә: башта энесе Газизҗан белән Бохарадагы Ислам белеме үзәгендә 7 ел укый, аннары Мисыр, Төркия, Согыд Гарәбстанындагы уку йортларында белем ала. Бары тик 1891 елда гына ул “Мөхәммәдия”дә җәдитчә укыта башлый.

Егерменче гасыр башында Г.Баруди җитәкләгән мәдрәсәдә укучы егетләрнең саны 500гә җитә. Аларга 20 мөгаллим-хәлфә белем бирә. Уку ундүрт ел дәвам итеп, шәкертләр биредә гарәп һәм төрек, урыс һәм фарсы телләрен өйрәнәләр, физика һәм география, психология һәм педагогика, Русия һәм төрки халыклар тарихыннан да төпле белем эстиләр. Кыскасы, моннан ул чорның югары белеменә ия булып чыгалар.

120 елдан артыграк тарихлы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең төп бинасы (шул исәптән, кайбер ярдәмче биналары да) бүген дә сакланган. Дин мөселманнар тормышында бөтенләй тискәре яктан күрсәтелеп, яшәештә кире кагылган совет чорында аның биналары дәүләт карамагына күчә. Башта төрле оешмалар, аннары озак еллар шәһәрнең 6 нчы санлы һөнәри-техник училищесы булып торганнан соң, ниһаять, 1996 елда аның төп бинасының икенче каты янәдән ачылган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә кире кайтарып бирелә. Ә инде тагын нәкъ бер елдан аның өченче катын да мәдрәсә өчен бушаталар.



киләсе >>>

моннан тыш укыгыз
  • Язмышыңа үзең хуҗа бул!
  • КДТУ (КАИ) џђм КДУда “Кљз-2005” вакансиялђр ярминкђсе узачак
  • Тљмђндђ Казан гуманитар институтыныћ бњлекчђсе ачылачак
  • "Яћа Гасыр" тамашачыларга татарча яћа фильм тљшерђ
  • 2006 елда мђгариф љлкђсенђ республика бюджетыннан 3 миллиард сумнан књбрђк...


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов