12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ ќђмгыять \ Иске Казанга сәяхәт-3

битләр: 1 :: 2 :: 3 :: 4 ::

11.04.05

Иске Казанга сәяхәт-3

Борынгы уку йорты бер гасырдан соң янәдән үз ишекләрен ачкан икән, димәк, аның киләчәге дә бар, дигән сүз. Әйе, бүгенгә кадәр әллә никадәр истәлекләрне саклаган шушы татар мәдрәсәсе дәүләт тарафыннан яклауга мохтаҗ. Мәдрәсәгә керү юлларын бик яхшы итеп төзекләндерәсе бар. Галиевләр үзләре яшәгән йортта (Тукай урамы, 38 нче йорт) хәзер китап кибете һәм ашханә. Килүче кунаклар монда еш кагылалар, ашханәсендә төшке ашны да ашыйлар. Моның юбилейлы җәйдә дә шулай булачагы көн кебек ачык. Мәдрәсәдә укучы кызлар яши торган бинаны да (элеккеге Галиев мәчете бинасы, хәзерге Тукай урамы, 40 нчы йорт) өлешчә булса да яңартасы бар.

Республикабыздагы шәһәр-авылларда ел саен йөзләгән мәктәпкә ремонт ясалган бер мәлдә, шушындый тарихи мәдрәсәдә дә ныклап төзекләндерү эшләре башкарылса, нинди олы һәм изге эш эшләнер иде, югыйсә.

Иске Татар бистәсенең “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе олуг шагыйребез Габдулла Тукай исеме белән дә бәйле. Ул бирегә еш килә торган була. Күп кенә килүләренең сәбәбен авырып киткән хәлфә-мөгаллимнәрнең дәресләрен укыту белән аңларга кирәктер.  Шәкертләр көндәлек дәресләрдән мәхрүм булмасын дип, гыйлеме ташып торган яшь Тукай авырган мөгаллимнәрнең дәресләрен укытудан бер дә авырсынмый. Ул моны халкы өчен хезмәт итүдә саваплы эш дип карарга күнеккән була инде.

Алай гына да түгел, бүгенге көнгә кадәр барлык татар дөньясында телдән төшми торган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе татар зыялыларыннан Хөсәен Ямашевны, Дулат-Алине, Камил Якубовны, язучылардан Фатыйх Әмирханны, Фәтхи Бурнашны, Мәҗит Гафурины, Кәрим Тинчуринны, Галиәсгар Камалны, Нәкый Исәнбәтне, Әхмәт Исхакны, Әнәс Камалны,  артистлардан Зәйни Солтановны, Габдрахман һәм Габдулла Камалларны, композиторлардан Солтан Габәши һәм Салих Сәйдәшевны һәм сынчы-рәссам Бакый Урманче кебек танылган шәхесләрне укытып чыгарганын да онытмыйк. Димәк, бүгенге мәдрәсәнең берәр бүлмәсендә аның үткәнен чагылдырган кечерәк кенә булса да бер музей ачу һәм уку йортының үзенә хаклы рәвештә Галимҗан Баруди исемен бирү мәсьәләсе дә көн кадагына әверелгән, дигән сүз. Казаныбызның 1000 еллык юбилее якынлашканда, менә шулар да тиешле даирә җитәкчеләрен уйланырга мәҗбүр итсен иде.



<<< алдагы :: киләсе >>>

моннан тыш укыгыз
  • Язмышыңа үзең хуҗа бул!
  • КДТУ (КАИ) џђм КДУда “Кљз-2005” вакансиялђр ярминкђсе узачак
  • Тљмђндђ Казан гуманитар институтыныћ бњлекчђсе ачылачак
  • "Яћа Гасыр" тамашачыларга татарча яћа фильм тљшерђ
  • 2006 елда мђгариф љлкђсенђ республика бюджетыннан 3 миллиард сумнан књбрђк...


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов