12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ ќђмгыять \ Иске Казанга сәяхәт-4

битләр: 1 :: 2 :: 3 ::

12.04.05

Иске Казанга сәяхәт-4

Совет чорында әлеге биналарда шәһәрнең 3 нче тегү фабрика-ательесы урнашып, 8 дистә елга якын Татар бистәсе халкына хезмәт күрсәткән. Ә инде илебездә социалистик яшәү рәвеше тәмам җимерелгәч, 9 ел элек бу биналарны шәхси эшмәкәр Забегина Татьяна Вениаминовна сатып ала һәм биредә “Эбиволь” ябык акционерлык җәмгыятен төзи. Нигездә шәхси заказлар кабул итүче ательеның җитәкчесе соңрак, 2001 елда үзендә үк “Алтын ай” дип исемләнгән иҗади остаханә дә ачып җибәрә.  Остаханә киң ассортименттагы милли киемнәр, шулай ук милли төсмерләргә бай сувенир һәм бүләкләр җыелмасын әзерләү белән мәшгуль. “Алтын ай” остаханәсенең мөдире – үз эшен яратып башкаручы рәссам-модельер Гөлнара Кадыйрова.

Бүген дә бинаның борынгы архитектурасы тышкы һәм эчке яктан яхшы сакланган, Вәли Яушевның бу истәлекле бинасында йөргәндә, тагын бер кат уйланып куйдым: татар байлары нинди йортлар төзеткәннәр, мәгърифәт учакларын тергезгәннәр һәм Октябрь инкыйлабыннан соң хөкүмәт кулына күчкән мөлкәтләре бүген дә халык өчен хезмәт итә. Бу очракта үткән гасырдан истәлекле ядкарь булып татар сәүдәгәрләреннән калган нәшрият йорты да хуҗасыз түгел.Ә иң мөһиме – ул милләт өчен хезмәт итә торган кирәкле эш белән шөгыльләнүчеләр кулында.

“Алтын ай” фирмасы милли киемнәр генә тегеп калмый, шулай ук Русиядә яшәүче барлык татарлар өчен дә мөселман киемнәрен җитештереп, аларга да хезмәт күрсәтәләр икән. Фирманың даими заказчысы Мәскәүдәге Русия мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Равил хәзрәт Гайнетдин булуы хакында бик горурланып әйтте Татьяна Забегина. Хәер, Түбән Новгород һәм Әстерхан татарлары да “Алтын ай” остаханәсе белән тыгыз элемтәдә торалар икән.

Мин Татьяна ханымнан, әлеге биналарның элеккеге хуҗалары белән бәйләнешле нәсел-нәсәпләреннән берәрсе хәзерге вакытта аның белән элемтәдә тормыймы дип тә кызыксындым. Шуны белдем: бинаның тәүге хуҗасы, затлы нәсел Вәли Яушевның бер оныгы бүген дә исән икән әле. Ул Казанда яши.



<<< алдагы :: киләсе >>>

моннан тыш укыгыз
  • Язмышыңа үзең хуҗа бул!
  • КДТУ (КАИ) џђм КДУда “Кљз-2005” вакансиялђр ярминкђсе узачак
  • Тљмђндђ Казан гуманитар институтыныћ бњлекчђсе ачылачак
  • "Яћа Гасыр" тамашачыларга татарча яћа фильм тљшерђ
  • 2006 елда мђгариф љлкђсенђ республика бюджетыннан 3 миллиард сумнан књбрђк...


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов