12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ ќђмгыять \ Иске Казанга сәяхәт-4

битләр: 1 :: 2 :: 3 ::

12.04.05

Иске Казанга сәяхәт-4

Барлык алда әйтелгәннәргә өстәп, шунысын да әйтергә кирәк, “Алтын ай” фирмасының кибет бинасы Казаныбызның 1000 еллыгына туристлык маршрутында экскурсия программасына да кертеләчәк. Чөнки башкалага килгән кунаклар бу бина турында бик кызыксынып тыңлыйлар һәм шул ук вакытта элек милли киемнәр кибетеннән бик теләп әйберләр дә сатып алалар икән. Киләчәктә биредә даими төстә милли киемнәр күргәзмәсе һәм музей ачарга да ниятләре бар. Әмма “Эбиволь” ААҖ директоры Татьяна Забегина моның өчен әлегә урын булмавын бик ачынып әйтте.   Хәлдән чыгу өчен Париж Коммунасы урамындагы 18 нче йортта (ә ул “Эбиволь”нең күршесе), дөресрәге, аның урынын файдаланып була. Ләкин директор каланың милек идарәсе комитетына мөрәҗәгать иткәч, әлеге тузган һәм җимерек өйнең урыны бары тик сатылып кына биреләчәген әйтәләр. Татьяна ханымның экспонатлары шактый.  Музее гына юк. Дөрес, ул 19 нчы гасыр азагында сәүдәгәр Вафа Бигәев төзеткән өй урынын музей өчен бирүләрен үтенеп, Казан шәһәре хакимиятенә тагын бер кат мөрәҗәгать хатын юлларга уйлый-уйлавын. Әмма менә уңай нәтиҗәле җавап алачагы гына икеле. Чөнки әлеге дә баягы, өй урынының акчалырак һәм баерак эшмәкәрнең кулына күчүе дә бик мөмкин шул. Әнә, бер йорт аша гына “Las Vegas” казиносы ничек “кукраеп” утыра! Юкса, бу урамдагы “Нурулла” мәчете тирәсендә шулкадәр шау-шулы төнге клублар, казинолар артык күбәеп тә киткән түгелме соң? Аның каравы, милли характердагы бер генә клуб, ашханә-кафе да юк. Менә шул хакта уйланасы бар безнең шәһәр җитәкчеләренә. Ни дисәң дә, безнең татар бабаларыбыздан калган биналарда үз варисларының да милли клуб, музейларын ачарга хакы бардыр ич. Бар нәрсәне дә сату-алу һәм зур акчаларга гына кайтарып, халык мәнфәгатьләрен оныту үзе үк гөнаһ эш. 1000 еллык Казаныбызның юбилее якынлашканда, шулар турында да уйлыйсы иде.



<<< алдагы ::

моннан тыш укыгыз
  • Язмышыңа үзең хуҗа бул!
  • КДТУ (КАИ) џђм КДУда “Кљз-2005” вакансиялђр ярминкђсе узачак
  • Тљмђндђ Казан гуманитар институтыныћ бњлекчђсе ачылачак
  • "Яћа Гасыр" тамашачыларга татарча яћа фильм тљшерђ
  • 2006 елда мђгариф љлкђсенђ республика бюджетыннан 3 миллиард сумнан књбрђк...


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов