12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ ќђмгыять \ Иске Казанга сәяхәт - 8

битләр: 1 :: 2 :: 3 ::

19.04.05

Иске Казанга сәяхәт - 8

Дамир ФӘСИЕВ

Иске Татар бистәсендәге Габдулла Тукай урамында малайлар лицееннан башка кызлар гимназиясе дә эшләп килә. Аның ачылганына инде 12 ел. Кызлар гимназиясе сәүдәгәр Галим Галиевнең үткән гасырның башында ук салынган утарында урнашкан.  Әйдәгез, иң элек бинаның 100 еллык тарихына күз салыйк.

Ике катлы ике кирпеч йорт 1905-1913 елларда икенче гильдия сәүдәгәре Галим Галиәкбәр улы Галиев тарафыннан төзетелә. Ул ХХ гасыр башында мануфактура белән сәүдә итеп, зур күләмдә байлык туплый да, Казанда төзелеш өчен җир сатып ала. Менә шул елларда төзеткән 2 йортның берсе бүгенгә кадәр сакланып калган (рәсемдә). Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, атаклы сәүдәгәр бу йортта үзе яшәгән, ә беренче катында кибет тоткан.

Октябрь инкыйлабы елларында утар совет органнары тарафыннан тартып алынып, татар балалары өчен бакча итеп үзгәртелә. Ә соңрак, балалар бакчасында урыс төркемнәре дә барлыкка килеп, ул 1992 елга кадәр Вахитов районының 17 нче номерлы балалар бакчасы булып тора.

Мәгариф системасында зур үзгәрешләр башлангач, башкалабыздагы мөгаллимнәр милли мәгарифебезнең үткән тарихына да ешрак әйләнеп кайтып, татар кызлары өчен берәр гимназия ачу уе белән янып яши башлыйлар. Билгеле инде, татар тарихында һәм мәгърифәтендә якты эз калдырган җәмәгать эшлеклесе Фатыйха Аитованың кызлар мәктәбе истәлегенә һәм бүгенге татар кызларында элек-электән килгән күркәм сыйфатларны тәрбияләү максатында керешәләр алар бу эшкә.

Кем булган соң ул Фатыйха Аитова? Ул – Троицк сәүдәгәре Габдулла Яушевның кызы.  Әтисе үлгәннән соң аңа шактый зур байлык-мирас кала. Менә шушы байлыкны ул татар кызлары өчен мәктәп ачуга тота. Инде 1897 елда ук Суконный бистәсендә татар кызлары өчен башлангыч мәктәп ача. Ләкин ул мәктәп нибары 3 уку елы гына эшләп кала.

Болай гына үз уй-хыялларыннан кире кайтарып буламы соң милләте өчен җан атып яшәүче Фатыйма ханымны? 1909 елның 16 нчы августында ул янәдән халык училищесы директоры Михаил Пинегинга кызлар мәктәбе ачу турында гариза белән мөрәҗәгать итә һәм мәктәп ачарга рөхсәт ала. Сентябрьдә укулар башланып китә.



киләсе >>>

моннан тыш укыгыз
  • Язмышыңа үзең хуҗа бул!
  • КДТУ (КАИ) џђм КДУда “Кљз-2005” вакансиялђр ярминкђсе узачак
  • Тљмђндђ Казан гуманитар институтыныћ бњлекчђсе ачылачак
  • "Яћа Гасыр" тамашачыларга татарча яћа фильм тљшерђ
  • 2006 елда мђгариф љлкђсенђ республика бюджетыннан 3 миллиард сумнан књбрђк...


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов