12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ ќђмгыять \ Иске Казанга сәяхәт - 8

битләр: 1 :: 2 :: 3 ::

19.04.05

Иске Казанга сәяхәт - 8

Һәр иртәдә иңнәренә канатлы ак алъяпкыч, башларына ап-ак яулык бәйләгән кызлар төркеме Иске Татар бистәсе урамнарыннан мәктәпкә ашыгалар. Күпләргә үрнәк тәрбияле кызлар 2 катлы мәктәп бинасына агылганда бистә халкы көнләшеп карап кала торган була. Ачылган елны мәктәптә 85 кыз укыган булса, 1913-1914 нче уку елында монда укучы кызларның саны 230га җитә. Бу вакытта мәктәптә 9 укытучы белем бирә. 7 татар мөгаллимәсе белән беррәттән, урыс теленнән укытучы Иевлева һәм кул эшләренә өйрәтүче Моисеева фамилияле урыс мөгаллимнәре дә эшли. Бу мәктәп үз чорында урыс мөгаллимәләре хезмәт иткән бердәнбер татар мәктәбе булып исәпләнә. Фатыйма Аитованың башлангыч мәктәп кысаларында гына каласы килми.  Һәм ул 1916 елның октябрендә Казанда беренче татар кызлары гимназиясен ачуга ирешә. Барлык чыгымнарны да үзе күтәрә. Тарихыбызны барлаганда, бу игелекле эшләрне күз алдыннан үткәреп ничек таң калмыйсың!

Шулай итеп, сәүдәгәр Галиевнең йортында урнашкан 12 нче татар кызлар гимназиясе менә шушы традицияләрен өлешчә булса да яңартып, яңа программалар төзеп эшли башлый. Яңа укыту алымнары белән эшләүче кызлар гимназиясе республикабызның “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте ярдәмендә ачыла.

Гимназиядә бүгенге көндә 205 кыз укый. Биналар икесе дә берәр гасырлык, шунлыктан алар шактый гына искергән дә. Әмма хуҗаларча кайгырткалап, тиешле ремонт ясап торганга, биредә укучы кызлар һәм аларны укытучылар артык зур кыенлыклар кичермиләр. Коллективта эшләүче педагогларның барысы да зур хезмәт тәҗрибәсенә ия. Мәртәбәле коллектив даими төстә Русиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Сембер шәһәрләре һәм Башкортстан Республикасының милли хатын-кызлар оешмалары белән элемтәдә тора.

Һәр ел саен чыгарылыш укучыларының 20-30 проценты югары уку йортларына керәләр. Гимназия кызлары күбрәк чит телләр һәм сәнгать юнәлешендәге белгечлекләрне сайлыйлар икән. Шул рәвешле, зыялы татар кызлары еллар үткәч үзләре дә милли уку йортларына яхшы хәзерлекле мөгаллимәләр булып әйләнеп кайтырлар дигән өмет бар.



<<< алдагы :: киләсе >>>

моннан тыш укыгыз
  • Язмышыңа үзең хуҗа бул!
  • КДТУ (КАИ) џђм КДУда “Кљз-2005” вакансиялђр ярминкђсе узачак
  • Тљмђндђ Казан гуманитар институтыныћ бњлекчђсе ачылачак
  • "Яћа Гасыр" тамашачыларга татарча яћа фильм тљшерђ
  • 2006 елда мђгариф љлкђсенђ республика бюджетыннан 3 миллиард сумнан књбрђк...


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов