12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ фђн џђм мђгариф \ Казан шђџђренећ Киров районындагы 4нче санлы татар гимназиясендђ сугыш каџарманы Б.Шульгин музее ачылачак

03.05.05

Казан шђџђренећ Киров районындагы 4нче санлы татар гимназиясендђ сугыш каџарманы Б.Шульгин музее ачылачак

Казан шђџђренећ Киров районындагы 4нче санлы татар гимназиясендђ Советлар Союзы каџарманы Борис Шульгин музее ачылырга тиеш. 5нче майда аныћ экспонатларын шушы гимназия урнашкан урамга Б.Шульгин исемен кушу тантанасында књрергђ мљмкин булачак.

Казанныћ Киров районында 14 Советлар Союзы Каџарманы исђплђнђ. Быел шуларныћ дњртесенећ исеме Ќићњнећ 60 еллыгы ућаеннан райондагы урамнарга бирелергђ тиеш. 4нче татар гимназиясе урнашкан Димитров урамына Б.Шульгин исемен кушачаклар. Район хакимияте вђкиллђре катнашындагы бу тантанада ђлеге вакыйгага багышлап истђлекле таш та куелачак. Анда шулай ук шушы урамда урнашкан 50нче санлы рус гимназиясе џђм 4нче санлы татар гимназиясе укучылары да катнаша. Шул ућайдан 4нче санлы гимназия Б.Шульгин турында тупланган экспонатларныћ кайберлђрен књрсђтергђ алып чыгарга ниятли.

Борис Шульгин 1905нче елныћ 12 сентябрендђ Казанда туган, шушы урамда урнашкан 21нче санлы училищеда укыган, Књкерт заводында эшлђгђн. ВЦИК исемендђге Мђскђњ хђрби мђктђбен тђмамлаган (1929нчы елда) Кызыл армия командиры Бљек Ватан сугышы яуларында Белорус фронтындагы 28нче танк полкыныћ штаб башлыгы булып хезмђт иткђн. Мђскђњ яны, Сталинград џђм Курски дагасы, Орел џђм Белоруссия сугышларында катнашкан Б.Шульгин Польшаны азат итњдђ аеруча батырлык књрсђткђн. Сорецк шђџђре янындагы елганы кичкђндђ књрсђткђн батырлыгы љчен ул 1944нче елда Советлар Союзы Каџарманы исеменђ лаек була. Каџарман шулай ук 3 Ленин ордены, 5 Кызыл Байрак ордены, Кутузов, Ватан сугышы џђм Кызыл йолдыз орденнары кавалеры, шулай ук медальлђр белђн дђ бњлђклђнгђн. Сугыштан соћ Б.Шульгин Мђскђњ џђм Киев шђџђрлђрендђ яшђгђн. Ул 1960нчы елда отставкага чыга џђм 1962нче елда Киевта вафат була.

Гимназия директоры Илџамия Вахитова ђйтњенчђ, булачак музейныћ эзтабарлары каџарманныћ каберен, шулай ук туганнарын џђм полкташларын эзлђњ белђн мђшгуль. Шул максаттан алар Мђскђњ телевидениесендђ барган «Жди меня» дигђн тапшыруга да хат юллаган, џђм бњгенге кљндђ шуннан ќавап кљтђ. Музейныћ экспозициясе 3 љлештђн тора: Киров районы каџарманнары, Б.Шульгинныћ тормыш юлы џђм каџарман катнашкан сугышлар турында мђгълњматлар.

 


моннан тыш укыгыз
  • Татарстан педагогларныћ Бљтенроссия интернет-кићђшмђсендђ ић актив катнашучы булды
  • Галимнәр электрон җайланмаларны мәгарифкә кертү мәсьәләләрен тикшерде
  • Яшүсмерләр клублары хезмәткәрләренең республика семинары көннәре уза
  • “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Завойский премияләрен тапшыру була
  • Казанда халыкара симпозиумга Россия, АКШ џђм Польшадан физиклар килђчђк


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов