12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ ќђмгыять \ Иске Казанга сәяхәт-2

битләр: 1 :: 2 :: 3 ::

08.04.05

Иске Казанга сәяхәт-2

Фатир хакын, билгеле, беркая да түләмиләр. Хәер, әйтүләренчә, акчаны ниндидер бер адәмгә бирәләр икән. Ут өертеп янәшәдәге базарда сату итәләр. Ә иң аянычы – шундый хәлдәге бинаны һәм, әйтергә кирәк, истәлекле бинаны (ә ул болай да искергән һәм таушалган) пычратып яталар. “Җыен килмешәк һәм узгынчыга кем мондый ирек бирә соң?” – дип уйлап бетерергә өлгермәдем, ишек алдына шәһәрнең газ хезмәте машинасының кереп килгәнен абайлап алдым. Куркып калган үзбәк хатыны: “Зинһар өчен, җомгага кадәр генә калдырыгыз безне”,– дип ялына башлады.

Мин аңа моның өчен җаваплы кеше түгеллегемне әйттем дә, йорттан чыктым. Газ хезмәте эшчеләре янына килеп, аларның нинди максат белән бирегә килгәннәрен сорадым. Эш шунда ки, мондый чит җөмһүрият гаиләләре Нариман урамындагы иске йортларда шактый күп яши икән. Төп казанлылар инде күптән яңа районнардагы фатирларга күчерелсәләр дә, иске фатирларын шәһәр хакимияте һаман җимертергә уйламый. Мин бер хезмәткәр белән ипләп кенә әңгәмә корганда, ул болай аңлатты.  Имеш, һәр йортта 1-2 гаиләне махсус рәвештә калдыралар, чөнки бу юл белән кайберәүләр кесәләрен калынайта. Бәлки шулайдыр да, юкса, иске йортка сузылган газ линиясен җитәкчеләр бер өздертеп, бер ялгатып уйнарлар идемени? Ә без, Иске Татар бистәсе җанатарлары, җәй буе: “Нигә соң һаман иске өйләрне сүтмиләр дә, ни өчен тарихи биналарны төзәтмиләр-яңартмыйлар”, – дип лаф орабыз...
Менә Нариман урамындагы манарасыз Зәңгәр мәчет.

200 елга якын Иске Татар бистәсенең истәлекле урыны булып саналган бу мәчетне сәүдәгәр Габделмәннан Биккән улы Мөстәкыймов төзеткән. Ә 1907 елда икенче бер сәүдәгәр – Габдрахман Ишморатов бу мәчеткә янкорма салдыра. 1825 елда бу бинаның арткы өлешендә сәүдәгәр Йосыф һәм Корбангали Арсаевларның “Хәмидия” мәдрәсәсен ачулары да мәгълүм. Мәдрәсә татарның күренекле шәхесе Фатыйх Хәмиди хөрмәтенә шулай аталган диләр.



<<< алдагы :: киләсе >>>

моннан тыш укыгыз
  • Язмышыңа үзең хуҗа бул!
  • КДТУ (КАИ) џђм КДУда “Кљз-2005” вакансиялђр ярминкђсе узачак
  • Тљмђндђ Казан гуманитар институтыныћ бњлекчђсе ачылачак
  • "Яћа Гасыр" тамашачыларга татарча яћа фильм тљшерђ
  • 2006 елда мђгариф љлкђсенђ республика бюджетыннан 3 миллиард сумнан књбрђк...


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов