12+
тысячелетие Казани
КАЗАН |
 сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
 
Казан \ ќђмгыять \ Иске Казанга сәяхәт-2

битләр: 1 :: 2 :: 3 ::

08.04.05

Иске Казанга сәяхәт-2

Совет еллары чорында бу мәчет ташландык хәлдә торса да, хәзер аның бер өлеше, ягъни алгы ягы янәдән төзәтелгән һәм ремонт ясалган. Иске Татар бистәсе кешеләре бирегә бик теләп намаз укырга йөриләр. Берникадәр дәрәҗәдә аның ишек алды да тәртипкә китерелгән. Әмма менә аның арткы ягына таба салынган сукмакны күреп, шунда юнәлмәсәм, кайбер нәрсәләр күздән читтә каласы икән.  Кайчандыр бу мәчетнең түрдәрәк өлешендә беренче катка керү өчен махсус ишек тә булган. Ул керү юлы хәзер ташландык хәлдә. Бинаның арткы ишегалды чүплекне хәтерләтә. Тагын да эчкәрәк үткәч, мин сукбай кыяфәтле бер ир-атка юлыктым. Ул шундагы бер бүлмәдә яши икән. Кыскасы, үзе “фатир” ясаган. Аңа сүз каттым. Татар кешесе булып чыкты. Р. атлы бу адәм Түбән Новгородтан әнисенең туган шәһәре Казанга килгән. Документларын югалткан, торыр урыны булмагач, иске мәчет почмагында яшәргә мәҗбүр. Моны мәчет хуҗалары беләме-юкмы – кызыксынып тормадым. Ә менә мәчет бинасының бу өлеше кире торгызыла башласа, аның кая китеп, кайда яшәячәге генә борчыды мине. Менә ничек, татар егете татар бистәсенең бер мәчете нигезенә килеп сыенган. Җимерек мәчеттә булса да үзенә урын тапкан. Гыйбрәт алыр өчен чит илләргә чыгарга кирәк дип җырласалар, мин гыйбрәт аласың килсә, урамда йөреп кайту кирәк дип тә өстәр идем.

Әйе, менә шундый хакыйкать: бер максат гамәле икенче, өченче төрле тормыш күренешләрен дә ачып сала шул.

Билгеле инде, шәһәребезнең хакимият органнары үз вакытында тузган биналарны сүтеп, аларның урыннарын чистартып куйсалар, моның кадәр чүп-чар оясына батмас иде башкалабыз. Ул ишек алларындагы чүп базларын күмдереп булмый микән? Яисә аларны җәйге чорда “КамАЗ” әрҗәләренә төяп түктертергә дә мөмкин түгелме икән? Аның өчен әллә нинди инициатива һәм идеяләр дә кирәк түгел бит инде.

Күңелдәге авыр хисләрне тиз генә таратып та булмады. Бу язмаларны укып баручыларда да шуңа охшаш тойгылар барлыкка килүенә иманым камил. Битарафларда түгел, әлбәттә, үз башкаласы өчен җанатарларда.



<<< алдагы ::

моннан тыш укыгыз
  • Язмышыңа үзең хуҗа бул!
  • КДТУ (КАИ) џђм КДУда “Кљз-2005” вакансиялђр ярминкђсе узачак
  • Тљмђндђ Казан гуманитар институтыныћ бњлекчђсе ачылачак
  • "Яћа Гасыр" тамашачыларга татарча яћа фильм тљшерђ
  • 2006 елда мђгариф љлкђсенђ республика бюджетыннан 3 миллиард сумнан књбрђк...


  • бүлекнең барлык мәкаләләре
     
     
     сђясђт  икътисад  мђдђният  дин  архитектура  инфраструктура 
    шђџђр сулышыќђмгыятьшђрехлђршђџђр хуќалыгыбизнесфђн џђм мђгарифял паркыспорт
    1000 лет Казани даталарда
    шигърияттђ
    документларда
    саннарда
    љземтђлђрдђ
    ќырларда
    риваятьлђрдђ
    сыйлары
    rus | tat | eng
    «Мећьеллык сђхифђсе» сайты Федераль
    матбугат џђм массакњлђм коммуникациялђр
    агентлыгыныћ финанс ярдђме белђн тљзелде
    тамашалар
    туклану
    кунакханђлђр
    юл књрсђткеч
    кайда нђрсђ урнашкан
    матбугат
    русча-татарча сљйлђњлек кулланма
    котлау ќибђрњ
    СЫЛТАМАЛАР СЫЛТАМАЛАР
    ПРОЕКТ ТУРЫНДА ПРОЕКТ ТУРЫНДА
    БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР БЕЗНЕЋ ХЕЗМЂТЛЂР

    copyright © 2005

    Веб-сайтта урнаштырылган барлык мђгълњмат шђхси файдалану љчен исђплђнгђн џђм “Парадигма” нђшрият йортыныћ язма рљхсђтеннђн башка кулланыла яки таратыла алмый. Мђгълњматны тулысынча яки љлешчђ кулланган очракта сайтка сылтама ясау мђќбњри
    Безгђ языгыз info@1000kzn.ru

    Сайтны эшлђделђр: RiTE MEDiA интернет агентлык
    Дизайн: Сергей Васильев-Ботвинов